Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында 2021 елда иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәүгә республика конкурсында җиңүчеләр билгеләнде.
Эшче комиссия тарафыннан Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәүгә республика конкурсында 11 җиңүче һәм 30 призер билгеләнде.
"Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм Яңа ел чаралары үткәрү" номинациясендә Чүпрәле муниципаль районының Кече Чынлы авыл җирлеге 2 нче урынны яулады.