Волонтер-мәктәп укучылары Чүпрәле өлкәннәренә кар чистартуда булышалар

2021 елның 6 феврале, шимбә

   Быелгы кышта кар күп яуды. Ишегалларындагы кар көртләре коймалардан югарырак булып өелде. Өлкән яшьтәге кешеләрнең боларның барысын да җыештырып бетерү хәлләреннән килми. Аларга ярдәмгә волонтерлар-Чүпрәле районы белем бирү учреждениеләре укучылары килә.
   Лилия Насыйбуллина, 1 нче Иске Чүпрәле урта мәктәбе директоры: «Өлкәннәргә ярдәм – ул, беренчедән, бик файдалы эш, игелекле эш. Безнең мәктәптә волонтерлык эшчәнлеге оештырылган. Балалар өлкән яшьтәге кешеләргә, ветеран-укытучыларыбызга ярдәмгә килә. Кышын, гадәттә, кар чистартуда булышалар, язын, җәен һәм көзен хуҗалык эшләрендә, бакча эшләрендә ярдәмгә киләләр".
Иске Чүпрәле авылында яшәүче Таисия Александровна Зәйнетдиновага балаларның ярдәме бик кулай булган. Ул чын күңелдән рәхмәт белдерә: "Яшьләрнең бездәй  өлкән яшьтәге кешеләргә хөрмәте булуына күңел сөенә. Ярдәмнәренә мин бик шат һәм моны оештырган кешеләргә дә рәхмәт белдерәм".

   Волонтерларның сафлары тулыланып, игелекле эшләре башка мәктәпләрдә дә оештырылган. Әйтик, Иске Шәйморза урта мәктәбе укучылары да өлкәннәргә бик теләп ярдәмгә киләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International