Чүпрәле районы үсешенә шәхси өлеш керткән кешеләр «Чүпрәле муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнәчәк.
5нче февральдә Чүпрәле районы Советының алтынчы утырышында депутатлар «Татарстан Республикасы Чүпрәле районы төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан истәлекле медаль турында»гы мәсьәләне карадылар.
Шулай итеп, Чүпрәле муниципаль районының үз медале булачак. Ул гражданнарның Чүпрәле районы алдындагы аерым хезмәтләрен барлау, аларның район үсешенә, иҗади хезмәтләрен һәм районның иҗтимагый тормышында активлыкларын стимуллаштыруга юнәлдерелгән шәхси эшчәнлеген тану өчен гамәлгә куелган.
–Әлеге медаль Чүпрәле районының социаль-икътисади һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән өчен бирелә, - дип билгеләп үтте район башлыгы Марат Гафаров.