Чүпрәле районы Советының алтынчы утырышы узды

2021 елның 5 феврале, җомга

  Чүпрәле районы Советы һәм Башкарма комитетының утырышлар залында Чүпрәле районы Советының алтынчы утырышы булды. Утырышны Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгы, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы Рәисе Гафаров Марат Ринат улы ачты һәм алып барды. 

Депутатлар түбәндәге мәсьәләләр буенча карарлар кабул иттеләр:

1. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасының Чүпрәле муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында»15.12.2020 ел, № 4/2 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.

2. Татарстан Республикасы Чүпрәле районы төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан истәлекле медаль турында.

3. «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Мактаулы гражданы» исемен бирү турында.

4. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.

5. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Финанс-бюджет Палатасы структурасына үзгәреш кертү турында.

6. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Яңа Борындык авыл җирлегенең генераль планын раслау турында.

7. Чүпрәле муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы Рәисе турында.

8. Чүпрәле муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкару турында.

9. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы территориясендә реклама конструкцияләрен һәм тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәреш кертү хакында.

  Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International