ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, төнлә һәм көндез республика буенча томан төшәчәк. Күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк арага начарлануы мөмкин. Көндез секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, төнлә һәм көндез юлларда бозлавык булуы көтелә.
Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә сак булырга киңәш ителә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101, 112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.