2021 елның гыйнварыннан декларация кампаниясе старт алды, аның барышында гражданнар 2020 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга тиеш.
Әгәр 2020 елда, әйтик, милектә минималь вакыттан кимрәк булган автомобиль яки күчемсез милек сатылган, милекне арендага бирүдән яки физик затларга хезмәт күрсәтүдән керем алынган, күчемсез милеккә яки транспорт чарасы якын туганнарыннан кабул ителгән булса физик затлар кеременә салымны мөстәкыйль исәпләргә һәм 3-НДФЛ формасы буенча декларацияне тапшырырга кирәк. Хәзерге вакытта биләүнең минималь вакыты 5 ел тәшкил итә, ә кайбер очракларда 3 ел, мәсәлән, гаилә әгъзасыннан яки якын туганнан мирас алу, хосусыйлаштыру, иждивение яки бердәнбер торак бирү нәтиҗәсендә алынган мөлкәтне сатканда.
3-НДФЛ декларациясен шәхси эшмәкәрләр, шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариуслар, адвокатлар, адвокатлар кабинетларын һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче башка затлар тапшырырга тиеш.
3-НДФЛ формасы буенча салым декларацияләрен исәпкә алу урыны (яшәү урыны) буенча салым органына тапшырырга кирәк. Декларацияне, салым инспекциясенә яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенә барып, яки кертемнәр исемлеге язылган почта аша, шулай ук электрон рәвештә тапшырырга мөмкин.
3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясен тутыру өчен махсус программа шулай ук Россия Федераль салым хезмәте сайтында да бар. «Физик шәхесләр өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисыннан файдаланучылар онлайн салым декларациясен тутыра һәм җибәрә ала. Декларация кампаниясенә 4 ай вакыт бирелде һәм ул 2021 елның 30 апрелендә тәмамлана.
Декларацияне вакытында тапшырмаган өчен штраф каралган, ул һәр ай өчен түләнмәгән салым суммасының 5 проценты, ләкин күрсәтелгән сумманың 30 проценты һәм 1 000 сумнан да ким булмаган күләмдә. НДФЛ түләмәгән өчен штраф-түләнмәгән салым суммасының 20проценты.
Салым органына декларацияне 2021 елның 30 апреленә кадәр тапшырырга кирәк, ә декларациядә исәпләнгән НДФЛны 2021 елның 15 июленә кадәр түләргә кирәк.