29 гыйнварда ике авылда: Хорновар-Шигали һәм Чепкас-Илмәт авыл җирлегендә чираттагы планлаштырылган гражданнар җыены булды, анда узган елга йомгак ясалды, киләчәккә планнар билгеләнде, авыл алдынгыларына Мактау грамоталары тапшырылды һәм җирле халыктан мөрәҗәгатьләр кабул ителде.
Чарада Звезда авыл җирлеге башлыгы Марина Денисова, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Чүпрәле муниципаль районы прокуроры урынбасары Илмас Гарәфетдинов һәм башка социаль учреждениеләр вәкилләре катнашты.
Су белән проблемалар, урамнарны яктырту, чүп-чарны утильләштерү һәм башка күп кенә мәсьәләләр яңгыратылды.