2 февральдә Татарстанда укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү буенча кайнар линия эшлиячәк

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

    «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белән берлектә 02 февральдә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру турында» гы мәсьәлә буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линия оештыра.

    Кайнар линия телефонына 236-00-71, 89393453750 номерлары белән шалтыратырга мөмкин булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International