Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясының 2 пунктчасына нигезләнеп Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2021 елның 28 гыйнварындагы 3 номерлы карары нигезендә дүртенче чакырылыш Чүпрәле муниципаль районы Советының алтынчы утырышы чакырыла.
Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде::
1) «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында»15.12.202020 ел, № 4/2 Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
2) Татарстан Республикасы Чүпрәле районы төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан истәлекле медаль турында.
3. «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Мактаулы гражданы»исемен бирү турында.
4) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
5) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Финанс-бюджет Палатасы структурасына үзгәреш кертү турында.
6.Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Яңа Борындык авыл җирлегенең генераль планын раслау турында.
7) Чүпрәле муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы Рәисе турында.
8) Төрле.
Район Советы утырышы 2021 елның 5 февралендә 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.