«Ана теле» - татар телен дистанцион укытуның уникаль проекты

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

   Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның 2020 елның 5 октябрендәге ПУ-653 номерлы Указы белән 2021 ел -  туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан ителде.

   Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов йөкләмәсе буенча 2013 елдан «Ана теле» Татар телен дистанцион укытуның уникаль проекты эшли (алга таба – «Ана теле» проекты). Проект Татарстан Республикасында һәм чит илләрдә яшәүче барлык теләүчеләрне татар теленә өйрәтүгә юнәлтелгән. Укыту бушлай һәм өч телдә (инглиз, татар, рус) алып барыла.

   "Ана теле" проектына теркәлү өчен сылтама: http://anatele.ef.com/partner/anat/default.aspx

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International