Чүпрәледә П.В.Дементьев истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары узды

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

   23 гыйнвар көнне Яңа Үби авылында СССРның Авиация сәнәгате министры, генерал-полковник-инженер, ике тапкыр СССР социалистик Хезмәт Герое Петр Васильевич Дементьев истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары узды.

   Чарада Чүпрәле муниципаль районының 6 авыл җирлегеннән, шулай ук Буа һәм Ульяновск өлкәсеннән (Яңа Алгаш) 80нән артык кеше катнашты.
   Катнашучылар өчен бу ярышлар аларның физик әзерлекләрен чираттагы тикшерү булды һәм һәркемең яхшы нәтиҗә күрсәтәсе килде. Барысы да үз дистанцияләрен яхшы башкарып чыкты.

   Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International