Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаровның студентлар көне белән котлавы

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

                                    Хөрмәтле студентлар!

  Сезне яшьлек һәм оптимизм бәйрәме - Россия студентлары көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! 

  Студент еллары - иң якты һәм вакыйгаларга бай вакыт. Булачак карьерага нигез салынгана, кешенең тормыш позициясе формалаша, иң мөһиме - белем алына торган чор бу.

   Сезнең энергия, индивидуальлек, стандарт булмаган креатив фикерләү заманча җәмгыятькә бик кирәкле факторлар. Нәкъ менә сезгә бүген Чүпрәле районының имин киләчәгенә өмет баглыйбыз. Шуңа күрә бүген республикабыз һәм илнең төрле уку йортларында белем алучы егет-кызлар, диплом алганнан соң, квалификацияле белгечләр булып кече ватаннарына әйләнеп кайтыр, дип чын күңелдән ышанам.

   Куелган максатларыгызга кыю барыгыз, уйларыгызны һәм үз хыялларыгызны тормышка ашырыгыз. Моның өчен көчегез дә, мөмкинлекләрегез дә бар. Сезгә уку йортлары бирергә әзер булганның барысын да алырга тырышыгыз.

   Һәр яңа көн сезгә шатлык-куанычлар алып килсен, якыннарыгызның елмаюлары белән тулы булсын. Сезгә иминлек һәм бәхет телим!

     Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International