Татарстанда 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләр кыйммәтләнәчәк

2021 елның 23 гыйнвары, шимбә

  Татарстанда 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләр кыйммәтләнәчәк. Конкрет коммуналь хезмәт күрсәтүгә тарифны арттыру чик дәрәҗәдән югарырак та, түбән дә булырга мөмкин, әмма төбәк буенча уртача алганда коммуналь түләүләр билгеләнгән чиктән күбрәк үсә алмый. Татарстанда ул, РФ Хөкүмәте карары нигезендә, 4% тәшкил итә.

  Халыкка сату өчен сыекландырылган газга ваклап сату бәясе (газ китерү буенча транспорт чыгымнары бәясен исәпкә алмыйча) 3% ка — 1 сум/кг өчен 29,49 сумнан 30,37 сумга кадәр артачак.

  Бүгенге көндә халыкка сатыла торган табигый газга ваклап сату бәясе 5,72 сум/куб.метр тәшкил итә. Газга ваклап сату бәяләре, тиешле чорга РФ Социаль-икътисадый үсеш фаразы нигезендә билгеләнә торган газга күмәртәләп сату бәяләрен яңадан карау белән бергә, бер елдан да ким булмаган вакытка раслана. Хәзерге вакытта табигый газга күмәртәләп сату бәясе яңадан каралмаган дип ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында аңлаттылар.

  Газ плитәләре булган йортларда яшәүче шәһәр халкы өчен бер ставкалы тариф булган очракта, электр бәясе 1 кВт өчен 3,78 сумнан артачак. Бу 3,93 сум тәшкил итә.

1 июльдән ТРның көнбатыш зонасында гына каты көнкүреш калдыкларын чыгару тарифы бер кубометры өчен 4% ка 380,50 сумга кадәр, көнчыгыш зонасында шулай ук 4% ка 380,52 сумга кадәр артачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International