21 гыйнварда Чүпрәле муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең утырышлар залында 2020 елга үсемлекчелек тармагына йомгак ясалды, 2021 елга бурычлар куелды.
Киңәшмәдә район Башлыгы Марат Гафаров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов, үсемлекчелек буенча белгечләр, фермерлар һәм районның крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, агрономнар, «РАЦИН» АҖ вәкилләре, Ижау шәһәренең төзелеш компанияләре вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында агроидарә белгечләренең, шулай ук кунаклар - төрле компанияләр һәм оешмалар вәкилләренең чыгышлары һәм тәкъдимнәре тыңланды, аларның күп кенә тәкъдимнәре безнең фермерларда кызыксыну уятты.