Чүпрәледә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы булды

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

   Чүпрәле районы Башкарма комитетының утырыш залында мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы булды.

   Утырыш эшендә район Башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов катнашты.

   Утырышның төп темасы - мәктәпләрне, шулай ук мәктәпкәчә учреждениеләрне янгынга каршы саклауның торышы.

   Бу мәсьәләләр буенча мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Халитов, Чүпрәле янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы урынбасары Илвир Сәлахов, Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге буенча районара бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы Инсаф Шакиров, шулай ук Иске Чүпрәле 1 нче  номерлы "Кояшкай" балалар бакчасы мөдире Елена Нуртдинова чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International