18 январьда Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров коронавирустан прививка ясатты. Өч атнадан, 8 февральдә аны кабат вакцинация көтә.
Исегезгә төшерәбез, 18 январьдан Татарстанда Covid-19 дан массакүләм вакцинацияләү башланды.
Чүпрәледә беренчеләрдән булып прививканы район башлыгы Марат Гафаров ясады.
- Организмның реакцияләре турында әлегә нинди дә булса нәтиҗә ясый алмыйм, тик вакцина ясатырга кирәк дип саныйм. Әгәр без авыруны җиңәргә телибез икән, барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга тиешбез, - дип билгеләп үтте Марат Ринатович.
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илмас Шиһабетдинов сүзләренә караганда, поликлиникага 140 доза "Спутник V" сәүдә маркасы астында Гам-КОВИД-Вак вакцинасы кайткан. Вакцина барлык кирәкле клиник тикшеренүләрне узган. Бүгенге көннән башлап чүпрәлеләр вакцина ясату өчен район хастаханәсе поликлиникасына мөрәҗәгать итә алалар.
Баш табиб, беренче прививкадан соң, куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәклеген ассызыклады: җәмәгать урыннарына йөрүдән тыелырга, битлек режимын сакларга, элемтәләрне минимальләштерергә, спорт, физик хезмәт белән шөгыльләнүне минимальләштерергә, социаль дистанцияне үтәргә, алкогольне һәм иммун системасына авырлык китерә торган даруларны чикләргә.