Чүпрәледә "Эшлекле дүшәмбе" халык мөрәҗәгатьләрен тикшерүдән башланды

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

   Район Башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендә үтә торган "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе авыл халкыннан килгән мөрәҗәгатьләрне тикшерүдән башланды.
   Соңгы көннәрдә кар-бураннар күп булу аркасында авылларда кайбер урамнарга керә алмаучылар булган. Шулай ук, су җитмәүдән дә зарлар кабул ителгән. 
   Службалар, һава торышының нинди булуына карамастан, бертуктаусыз эшләп тора. Шулай да, эшне тагын да көчәйтергә, авыл урамнарын чистартып өлгерергә, су челтәрендәге аварияләрне дә тиз арада төзәтергә кирәклегенә басым ясады Марат Гафаров.
   Шулай ук, киңәшмәдә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Ильмас Шиһабетдинов, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе Ильмас Әбдриев чыгыш ясады.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International