Чүпрәле районы Кече Аксу авылында гомер итүче Елена Феофановнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

  14 гыйнвар көнне Чүпрәле районы Кече Аксу авылында гомер итүче Елена Феофановна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

   Тыл хезмәтчәнен юбилее белән котларга Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров килде. Ул Елена Феофановнага Россия Президенты В.В. Путинның котлау открыткасын, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Сугыш вакытында һәм сугыштан соң куйган хезмәте өчен рәхмәт эйтеп, исәнлектә 100 яшькә кадәр җитүен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International