Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

   14 гыйнварда Татарстанда болытлы, аязучан-болытлы һава торышы булыр дип көтелә. Төнлә һәм иртән кар, көндез көчле кар явуы көтелә, урыны белән кар көртләре хасил булуы ихтимал. Кайбер районнарда буран булыр дип фаразлыйлар синоптиклар. Көньяк-көнчыгыштан талгын, урыны белән 16 метр тизлектә көчле җил дә фаразлана. Төнлә -21..-26˚, аязганда -28..-33˚, иртән -16..-21˚ градус салкын булачак. Көндез -9..-14˚ градус. Юлларда бозлавык. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International