Салым түләүчеләр игътибарына

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

   2020 елның 1 декабрендә салым агенты тарафыннан тотылмаган һәм салым хәбәрнамәсенә кертелгән мөлкәт, җир, транспорт салымнарын һәм НДФЛны түләү өчен билгеләнгән срок чыкты. Әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында әлеге срок чыкканчы салым түләү бурычын үти алмаган булсагыз, салым инспекциясе моны якын арада эшләргә тәкъдим итә.

Бурычларыгыз бармы икәнлеген түбәндәге ысуллар белән белеп була: 

* Россия Федераль салым хезмәте сайтында һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында салым түләүченең шәхси кабинеты аша.
* шәхсән салым инспекциясенә килеп;
* КФҮнең теләсә кайсы бүлеге аша.

Салым буенча бурычлар булган очракта түбәндәге ысуллар белән аларны түләп була: 

• Россия Федераль салым хезмәте сайтында Салым түләүченең шәхси кабинетында яки "физик затларның салымнарын һәм пошлиналарын түләү" сервисы ярдәмендә;
• дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша www.gosuslugi.ru;
• шәхсән, банк яки почта бүлекчәсе аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International