9 гыйнварда, спорт һәм сәламәтлек декадасын дәвам иттереп, Иске Чокалы урман аланында "Кыш Бабай призына" чаңгы ярышлары узды. Спортның бу төрен безнең районда олылар да кечеләр дә үз итә. Шуңа ярышлар да халыкның барлык яшь категорияләре арасында үткәрелде.
Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров катнашучыларны Яңа ел белән котлап, барысына да рәхмәт белдерде. Җиңүчеләргә медальләр, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бүләкләрне чаңгы ярышлары федерациясе җитәкчесе Нияз Дамаев та әзерләгән иде.
Шулай ук иң яшь һәм иң карт катнашучыга махсус призлар - грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.