Чүпрәле районында "Алтын алка" клубы призына хоккей буенча турнир узды

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

  9 гыйнварда, «Спорт һәм сәламәтлек декадасы» кысаларында, Чүпрәле районының «Алтын Барс» боз аренасында «Алтын алка» клубы призына традицион хоккей ярышлары узды.

   Хоккей буенча район турнирында дүрт команда көч сынашты: болар - Иске Кәкерле, Городище, Кече Чынлы урта мәктәпләре һәм районның спорт мәктәбе (Иске Чүпрәле) спортчылары.

   Турнирны ачу тантанасында спортчыларны һәм спорт сөючеләрне Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров сәламләде. Ул барлык яшь спортчыларга да матур уен һәм, әлбәттә, җиңүләр теләде.

   Уен нәтиҗәләре буенча, районның спорт мәктәбенең яшь хоккейчылары беренче урынны яуладылар, икенче урынны Городище урта мәктәбе командасына һәм өченче урын Кече Чынлы урта мәктәбе командасына бирелде.

   Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров призлы урыннар алган командаларны дипломнар, алтын, көмеш, бронза медальләр белән бүләкләде. Шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары билгеләнде, алар - спорт мәктәбе командасы капкачысы Илья Ильин, Городище урта мәктәбе командасы һөҗүмчесе Андрей Тихонов һәм Кече Чынлы урта мәктәбе командасы сакчысы Илназ Җәббаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International