Чүпрәледә мини-футбол буенча ярышлар узды

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

   6 гыйнварда Чүпрәле районының "Алтын" спорт комплексында гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында "Кыш Бабай призына" мини-футбол буенча ярышлар узды. Чараны Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов ачты. Барлык катнашучыларны Яңа ел белән котлады һәм матур уен теләде.

   Бүләкләү тантанасына ярышларда катнашучыларны җиңү белән котларга Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров килде.

   "Бүген җиңелүчеләр юк, бүген барысы да җиңүчеләр. Әгәр бу юлы икенче яки өченче урыннарны яуласагыз, һичшиксез, икенче юлы беренче урыннарны алачаксыз. Иң мөһиме - җиңүгә омтылу. Сезне Яңа ел, Раштуа бәйрәме белән котлыйм! Барыгызга да нык сәламәтлек, алга таба да максатка һәм җиңүгә ирешүегезне телим. Бәйрәм белән сезне!» – диде район Башлыгы үзенең чыгышында.
   Мини-футбол ярышлары нәтиҗәләре буенча барлык җиңүчеләр дә медальләр, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International