Юбилейларыгыз котлы булсын!

2021 елның 6 гыйнвары, чәршәмбе

   2021 елның 1 гыйнварында Чүпрәле районында берьюлы өч олы кешесе үзләренең юбилей даталарын билгеләп үтте.

  Зур Чынлы авылыннан Сания Насретдинова Миначева һәм Кече Чынлы авылыннан Зәйтүнә Алимҗан кызы Сөләймановага 90 яшь тулды. Ә Яңа Кәкерле авылында яшәүче сугыш ветераны Фатыйх Җәләлетдинов 95 яшьлеген билгеләп үтте.

   Юбилярларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмир Измайлов һәм авыл җирлекләре башлыклары котлап, Россия Президенты Владимир Путин исеменнән Котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International