2021 елның беренче яртыеллыгында «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, дәүләт статистикасы федераль хезмәте кече һәм урта эшкуарлык субъектлары эшчәнлегенә тоташ федераль статистик күзәтү үткәрә.
Тоташ күзәтү - Росстат тарафыннан биш елга бер тапкыр үткәрелә торган кече бизнесның икътисади исәбен алу – ул кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча дәүләт сәясәтен уңышлы гамәлгә ашыру һәм кече бизнеска ярдәм итү чараларын эшләү өчен максималь объектив мәгълүмати нигез булдырырга мөмкинлек бирә.
Хәзерге вакытта кече һәм урта бизнес турында мәгълүмат җыю 2020 ел нәтиҗәләре буенча гамәлгә ашырыла.
Мәгълүматларны тапшыруның соңгы вакыты - 2021 елның 1 апреле. Тоташ күзәтүнең якынча нәтиҗәләре 2021 елның декабрендә, ә ахыргы нәтиҗәләре 2022 елның июнендә басылачак.
2020 ел өчен Хисап яңа формалар буенча тапшырыла.