"Җылы йорт" социаль приютында Чыршы бәйрәме узды

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

   29 декабрь көнне Үби авылында урнашкан «Җылы йорт» балалар йортында Яңа ел бәйрәме узды.  Балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, район социаль яклау бүлеге начальнигы Зөлфия Йосыпова һәм Уби авылы башлыгы Александр Ярухин килделәр. Кунаклар балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, сәламәтлек, укуларында уңышлар, имин киләчәк һәм бәхетле тормыш теләделәр.

  Балалар бәйрәмдә рәхәтләнеп күңел ачтылар, биеделәр, Кыш бабай белән Кар кызына шигырьләрен сөйләделәр. Балаларның йөзләрендәге елмаюлар һәм аларның күзләрендәге очкыннар бәйрәмнең аларга онытылмаслык мизгелләр бүләк итүен дәлилли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International