Яңа коронавирус йогышы таралган чорда «Бердәм Россия» партиясе «Табибларга рәхмәт» акциясен башлап җибәрде. Әлеге акция кысаларында "бердәмроссиялеләр" Яңа ел төнендә эштә дежур торучы табибларның бәйрәм торты белән сыйларга карар кылдылар.
Бүген, 28 декабрьдә, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһүдин шушы күңелле миссияне башкарып, Чүпрәле үзәк район хастаханәсенең баш табибы Илмас Шиһабетдиновка «Табибларга рәхмәт» дигән язулы бәйрәм тортын тапшырды.
