"Яңа ел белән, ветеран!" акциясе кысаларында Чүпрәле ветераннарына бүләкләр тапшырылды

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

  Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ягудин Шакир Шәяхмәт улы Чүпрәле районында булды. Визит барышында ул "Яңа ел белән, ветеран!" акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән очрашты, аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, аларга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм бәхет теләде, шулай ук аларга бәйрәм азык-төлек җыелмалары тапшырды.

   Депутат кулыннан бүләкләрне Иске Шәйморза авылыннан Фәхретдинов Әнвәр Шәрибҗан улы, Уби авылыннан Калачева Валентина Петр кызы, Яңа Кәкерле авылыннан Җәләлетдинов Фатыйх Җәлалетдин улы, Мунчәле авылыннан Ибраһимов Гильман Мөкатдес улы алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International