Бүген, 28 декабрьдә, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин Чүпрәле районынының «Җылы йорт» приютында булды. Ул приютта яшәү шартлары белән танышты, тәрбияләнүчеләр белән сөйләште, аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Шакир Шахмедовичны партиянең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары, Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы урынбасары Ярухин Алексей, Кыш Бабай һәм Кар кызы озатып йөрде.
Яңа ел алдыннан депутат социаль учреждение ихтыяҗлары өчен матди ярдәм дә күрсәтте.
Исегезгә төшерәбез, Шакир Яһудин әлеге учреждениенең Попечительләр советы әгъзасы булып тора.