Чүпрәле районында Үзәк чыршы ачылды

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

   26 декабрь көнне "Чүпрәле" паркында үзәк Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды. Традиция буенча Үзәк урам буйлап төп вакыйга алдыннан бөтен районнан җыелган  Кыш Бабай һәм Кар Кызы парады үтте. Ә иң сокландырганы - гирляндалар белән бизәлгән автомобильләр парады булды.

  Матур традиция буенча, быел да оешма һәм предприятие хезмәткәрләре үзәк чыршы янындагы мәйданны кар скульптуралары, әкият персонажлары белән бизәделәр. Балалар өчен дә шуарга урын бар, бу - олы кар тавы. Ә киләсе Яңа елның иң төп символы-Үгез төп чыршы янында урын алган.

   Район Башлыгы Марат Гафаров, чүпрәлеләргә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, уңышлар һәм сәламәтлек теләде.

   - Бүген бездә шатлыклы вакыйга! Без сезнең белән бергә үзәк Яңа ел чыршысын тантаналы рәвештә ачабыз. Бәйрәмгә Чүпрәле районы үзгәрде, матур, якты, әкияти булды. Әлеге гүзәллекне тудырган һәр чүпрәлелегә олы рәхмәтләремне әйтәм. Исәнлек, шатлык белән килсен Яңа ел һәр өйгә, һәркемгә, барлык теләкләр дә үтәлсен, - дип билгеләп үтте район Башлыгы.

   Бәйрәм кысаларында «Игелекле эшләр» марафонына йомгак ясалды, мәктәп һәм балалар бакчалары арасында «Иң яхшы чыршы уенчыгы», «Иң яхшы Кыш Бабай һәм Кар кызы» район конкурсларында, «Оригиналь Яңа ел битлеге» иҗади онлайн-конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде. Шулай ук «Туган як» газетасы редакциясе тарафыннан оештырылган Әниләр көненә багышланган видеокотлаулар җиңүчеләре дә билгеләп үтелде.

    Марат Гафаров барлык җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

   Чыршыдагы  утларны кабызу бәйрәмнең кульминациясе булды. Мәдәният хезмәткәрләре, район мәдәният йорты каршындагы халык театры артистлары әкият персонажларына һәм дәү курчаклар булып киенеп, Кыш Бабай һәм Кар кызы белән  тамашачылар өчен онытылмаслык күңел ачу программасы әзерләгән иде. Балалар бик теләп күңелле уеннар уйнадылар, биеделәр. Һәм, әлбәттә инде, бу чараны бәйрәм фейервергы бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International