25 декабрьдә Казан шәһәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында балалар өчен Яңа ел бәйрәме узды. Чарада Чүпрәледән 26 бала катнашты. Алар - уку отличниклары, олимпиадаларда, конкурсларда, спорт ярышларында җиңүчеләр. Шулай ук, бәйрәмгә ятим һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар да чакырылган иде.
Гомумән, Президент чыршысында 8000нән артык бала катнашты.
Чара барлык санитар кагыйдәләрне үтәп, 3 этапта оештырылды.
Бәйрәмдә барлык балалар да татлы бүләкләр алып, ә иң мөһиме - онытылмаслык Яңа ел әкияте дөньясында булып кайттылар.