2020 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә һәм иртән томан, көндез бозлавык булуы көтелә.
Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә сак булырга киңәш ителә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101, 112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.