Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы профсоюз оешмалары координацион советы һәм Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы эш бирүчеләре арасында 2021-2023 елларга социаль партнерлык кысаларында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды. Килешүне: Башкарма комитет исеменнән – Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Д. А. Сатдинов; профсоюзлардан - Чүпрәле муниципаль районы профсоюзлары оешмаларының координация советы рәисе Р. А. Баһаветдинов; эш бирүчеләрдән - «Цильна» җәмгыяте директоры Б.А. Гафуров имзаладылар.
Кул кую тантанасында район предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре җитәкчеләре һәм профсоюз активы катнашты. Әлеге Килешү социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга сала торган һәм алар белән бәйле икътисадый мөнәсәбәтләрне җайга салуның гомуми принципларын билгели торган хокукый акт булып тора.