Марат Гафаров 13 яшьлек Лиана Пляшеваның Яңа ел теләген үтәячәк

2020 елның 18 декабре, җомга

   17 декабрьдә «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе съезды кысаларында «Теләкләр чыршысы» дигән игелекле акция узды.

   Акция Россия Президенты Владимир Путин теләктәшлеге белән тормышка ашырыла.

   Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров 13 яшьлек Лиана Пляшеваның теләген үтәячәк. Ул уеннар уйнау өчен манеж турында хыяллана. 

   Искәртеп узабыз, Марат Гафаров 12 яшьлек Владимир Савлюковның да  Яңа ел теләген үтәячәк. 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Владимир Савлюков Кыш Бабайга сеңлесе һәм энесе өчен бүләкләр алып килүен сораган. Әлеге хыялын тормышка ашырырга да район Башлыгы Марат Гафаров алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International