Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 2020 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән бозлавык, иртән һәм көндез секундына 15 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә сак булу сорала.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101, 112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.