Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларга яңа 93 автомобиль ачкычы, шулай ук 17 урынмы микроавтобус ачкычы тапшырды. Тантана ТР муниципалитетлары арасында традицион республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү кысаларында узды.
Тантанада Марат Гафаров җитәкчелегендәге Чүпрәле районы делегациясе дә катнашты.
Быел Татарстан Президенты кулыннан ачкычларны Алешкин –Саплык авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев һәм Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов алды.