Чүпрәле районында хәрби хезмәткә алынучыларны Россия Кораллы Көчләре сафларына соңгы озату булды

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

  14 декабрь көнне П.В.Дементьев исемендәге паркта армиягә озату тантанасы булды. Бу юла районнан алты егет Республиканың «Патриот» җыелма пунктына юл алды.

   Егетләрне котларга яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Руслан Вильданов, авыл җирлекләре башлыклары, "ФОРПОСТ" яшьләр җәмәгать тәртибен саклау үзәге директоры Илдус Вәлиуллин, Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссариат вәкиле Нуршат Салихова, әти-әниләре, дуслары һәм якыннары килгән иде.

   Традиция буенча, булачак Ватанны саклаучыларны Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Вилданов Руслан Расих улы котлады. Ул егетләргә яхшы хезмәт итүләрен, ә соңыннан кече ватанга зур планнар белән әйләнеп кайтуларын теләде. Шулай ук Руслан Расихович район Башлыгы исеменнән призывникларга акчалата бүләкләр тапшырды.

   Бу көзге чакырылышта 2020 елның Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларын 51 Чүпрәле егете тулыландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International