11 декабрьдә, Россия Федерациясе Конституциясе көне алдыннан, яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы узды. Тантанада район Башлыгы Марат Гафаров, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары Рамил Шәйхаттаров катнашты.
Россия Федерациясе гражданы паспортлары дүрт балага: Данил Алексеевка, Мария Еремеевага, Зөлфәт Тәҗетдиновка, Рузилә Хәсанова тапшырылды.
Истәлекле вакыйга белән яшь гражданнарны Марат Ринатович котлады:
- Паспорт - РФ гражданины документы гына түгел, ә олы тормышка беренче адымнарыгыз, җәмгыять һәм дәүләт алдында җаваплылык символы да ул. Акыллы, талантлы һәм хезмәт сөючән булып үсегез, әмма иң мөһиме, әти-әниләрегез, дусларыгыз, туган ягыбыз һәм илебез Сезнең белән горурлана алырдай яхшы кешеләр булыгыз, - диде ул.