2020 елның 11 декабрендә үзәк мәйдандагы "Чүпрәле" паркында булачак яңа ел тантаналарына, шулай ук "Игелекле эшләр" марафонына старт бирелде.
Яңа ел чаралары башлану турында рәсми рәвештә игълан итәргә Кыш Бабай һәм Кар кызы, шулай ук район мәдәният йорты халык театрының персонажлары килде.
Бәйрәм итәргә килүчеләр шактый иде. Чүпрәлеләрне концерт номерлары, күңел ачу, бию, шулай ук ачык шугалакта конкурс-уен программасы көтте.
Бәйрәм маршрутына район Башлыгы Марат Гафаров та кушылды. Район халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, 2021 ел башланырга 20 көн калуын билгеләп үтте. "Бу көннәрдә дә әйдәгез, игелек кылып калырга ашыгыйк. Ә иң күп игелек башкаручыларны бүләкләр көтә», - диде Марат Гафаров.

Чара бик күңелле һәм бәйрәмчә үтте, димәк, районда Яңа ел сезоны рәсми ачылды. Алда Чүпрәле районы халкын бик күп күңелле бәйрәм сюрпризлары көтә. Ә иң мөһим вакыйга - Үзәк Чыршыны ачу 2020 елның 26 декабрендә булачак, рәхим итегез!