Хөрмәтле салым түләүчеләр!

2020 елның 11 декабре, җомга

   2012 елның 29 июнендәге 97-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, 2021 елның 1 гыйнварыннан вменненный керемгә (ЕНВД) бердәм салым рәвешендә салым салу системасы кулланылмый.

   ЕНВД кулланган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр салым салуның түбәндәге режимнарына күчәргә мөмкин:

 - салым салуның гадиләштерелгән системасына.

 - үз эшчәнлеген гамәлгә ашырганда 15тән артык булмаган хезмәткәрне җәлеп итүче шәхси эшмэкэрлэр салым салуның патент системасына күчәргә мөмкин;

 - ялланган хезмәткәрләре булмаган шәхси эшмәкәрләр һөнәри керемгә салым куллануга күчәргә мөмкин.

   Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр күрсәтелгән режимнарны кулланганда ЕНДВ  (оешмалар табышына салым (НДФЛ), өстәлгән кыйммәткә салым, оешмалар (физик затлар) милкенә салым кебек үк салым түләүдән азат ителәлэр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International