Татарстанның Кадастр палатасы "кайнар линия" үткәрә

2020 елның 11 декабре, җомга

   2020 елның 15 декабрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Кадастр палатасында күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрындагы белешмәләрдә техник хаталарны төзәтү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узачак.

   Кайнар линия барышында ведомство экспертлары гражданнарга техник хаталарны төзәтүгә нинди ысуллар белән гариза бирергә мөмкин булуын, ни өчен аларны төзәтергә кирәклеген, төзәтмәгән очракта нинди ялгышлыклар килеп чыгарга мөмкинлеген аңлаталар.
   "Кайнар линия" телефоны (843) 514-90-77 (дБ.2107).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International