Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 3 декабреннән башлап һава температурасы климат нормасыннан 9-17° ка түбән саклана, минималь температура -20°..-25°, аерым районнарда -28° кадәр булган аномаль-салкын һава торышы күзәтелә.
Мондый аномаль-салкын һава торышы 2020 елның 14 декабренә кадәр саклана, дип фаразлыйлар синоптиклар.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.