Салым буенча бурычларны өйдән чыкмыйча белергә һәм түләргә була

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

   Салым бурычлары суммасын ачыклап, аны түләү өчен квитанцияләр салым инспекциясендә, Россия Федераль салым хезмәте сайтында һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гына түгел, ә республиканың һәр район үзәгендә һәм эре торак пунктларда булган КФҮнең теләсә кайсы бүлекчәсендә дә алырга мөмкин.

   Бирелгән квитанция буенча түләүне түләү терминалы ярдәмендә яки түләүләрне кабул итүнең якындагы пунктларында башкарырга мөмкин. Моннан тыш, бурычларны www.gosuslugi.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында белергә һәм түләргә була.
  Дәүләт хезмәтләре порталының идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасы (ЕСИА) вәкаләтле оешмаларының берсендә расланган хисап язмасы ярдәмендә Россия Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинетка да керергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International