Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы, Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2020 елның 3 декабрендәге 45 номерлы карары нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Советының дүртенче утырышы чакырыла.
Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде::
1) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
2) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында.
3) «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына бюджеты турында» Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының 2019 елның 17 декабрендәге 40/2 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
4) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының 2021 елга эш планын раслау турында.
5) Төрлеләр.
Район Советы утырышы 2020 елның 15 декабрендә 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.