Бүген, 5 декабрьдә, чүпрәлеләр Казан шәһәрендәге Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашалар.
Район аграрийлары, эшмәкәрләр, шулай ук белем бирү учреждениеләре башкала халкы өчен бик зур ассортиментта товарлар тәкъдим итә. Болар - бәрәңге, яшелчә, бал, ит, сөт, ярмалар һәм башкалар. Шәһәр халкы өчен продукция кулай бәяләрдән сатыла.
Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең җырлары, биюләре белән халык өчен бәйрәм атмосферасы тудыра.
Киров районының Батыршин урамындагы мәйданчыкта продукция сату барышы белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин танышты. Ул сатучылар һәм ярминкәгә килүчеләр белән аралашты.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын сату ярминкәләре 12 сентябрьдә старт алды һәм 26 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.