4 декабрь көнне Балалар иҗат йортында Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара үтте.
«Әкият дулкыннары буенча» дип аталган Мастер-классны өстәмә белем бирү педагогы, балалар иҗат йорты каршындагы «Мин булдырам» түгәрәге җитәкчесе Ирина Борисова үткәрде. Бу чарада мөмкинлекләре чикле булган балалар, аларның әти-әниләре, шулай ук район Башлыгы Марат Гафаров, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Руслан Вилданов, балалар иҗат үзәге педагоглары катнашты.
Чара ахырында район Башлыгы Марат Гафаров балаларга бүләкләр тапшырды һәм барлык ата-аналарга катнашканнары өчен рәхмәт белдереп, сабырлык, сәламәтлек, уңышлар теләде.