Бүген, 4 декабрь, Чүпрәле районында армиягә чираттагы озату булды. Чүпрәленең алты егете алга таба хәрби частьләргә хәрби хезмәт үтү урыннарына бару өчен Татарстан Республикасының җыелма пунктына юл тотты.
Тантанада, гадәттәгечә, район хакимияте вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, һәм, әлбәттә инде, булачак солдатларның әти-әниләре, дуслары һәм якыннары катнашты.
Ватанны сакларга китүчеләргә Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге мөдире Руслан Вилданов хәерле юллар теләде, хезмәт тәмамланганнан соң кече Ватанга әйләнеп кайтырга чакырды.
Якташларыбызга кайда бурыч бирергә туры киләчәге республика хәрби комиссариатының “Патриот” җыелма пунктында ачыкланачак. Нәкъ менә шунда егетләрне гаскәрләргә таратачаклар.
Быел көзге чакырылыш катлаулы шартларда үтә. КОВИД-19 көчле респиратор-вирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле, оештыручылар тарафыннан куркыныч авыруны профилактикалау буенча барлык кирәкле санитар-эпидемиологик чаралар күрелә.