Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2020 елның 10 ноябрендәге 35-О номерлы боерыгы белән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең яңа җәмәгать ярдәмчеләре билгеләнде.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең муниципаль берәмлектә җәмәгать ярдәмчесенең төп бурычлары: муниципаль берәмлектә бала хокукларының, ирекләренең һәм законлы мәнфәгатьләренең үтәлешен контрольдә тоту, әлеге мәсьәләләрдә эшләр торышы турында вәкаләтле вәкилгә үз вакытында хәбәр итү, шулай ук Татарстан Республикасы халкына хокукый белем бирү.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Чүпрәле муниципаль районы буенча җәмәгать ярдәмчесе итеп "1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбе" директоры урынбасары Исхакова Алена Петровна билгеләнде.