Чүпрәленең ике проекты янә җиңүчеләр исемлегендә

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

   2020 елда социаль-мөһим проектларны тормышка ашыру кысаларында Чүпрәле районы янә республика грантлар бәйгесе җиңүчеләре исемлегендә.

   “Геройларның туган ягы” (“Героев родная сторона”)  медиа-проектның авторы булып Рәдиф Субаев тора. Әлеге проект белән район крайны өйрәнү музееның “Хәрби дан залы”н җиһазландыру күздә тотыла. “Дуслык такыясы” (“Венок дружбы”) фольклор фестивале дип исемләнгән икенче проектның авторы - Мансур Аймәтов. Әлеге проект акчасы сәхнә киемнәре алу өчен тотылачак. Бәйге нигезендә проектларга 300 мең сумга кадәр акча бирү каралган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International