2020 елның 4 декабрендә 15.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак. Дәресне Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле үткәрәчәк.
Катнашу өчен 89991579442 телефонына WhatsApp яки смс-хәбәр буенча сезнең исем-фамилиягезне һәм элемтә өчен телефон номерын җибәрергә кирәк. Билгеләнгән вакытта конференциягә сезнең телефонга килгән сылтама буенча Zoomга кушылырга кирәк булачак